Европа hәм Себер өлеше
Мөселманнары диния
Нәзарәт мөфтие
Тәлгать Таҗетдинга
Казан шәhәpe Мәскәү районы мөселманнары берләшмәсе башкарма органы, үзенең 1987 елның 13 февраль көнендәге уздырган гомуми җыелышының №2 беркетмәсе карары нигезендә, 1987 елның 13 февральдә уздырылган 25 кеше мөтәвәллият әгъзалары катнашындагы утырышының №3 бер- кетмәне карары нигезендә сездән үтенеп сорыйбыз, 1987 елның 1 март көненнән алып №3 мәхәлләбезгә имам-хатыйб итеп Гилазиев Вафа Гилазиевичны тәкъдим кылып һәм шаһәдәтнамә бирүегезне үтенәбез. Моңанчы бездә эшләгән имам-хатыйб Валиев Рафик катлаулы операциягә 1 март көненә билгеләнде, безнең мәхәлләбездә имам-хатыйб калмады Ьәм ул җаваплы эшне башкарырлык кешебез юк. Шул сәбәпле мәхәлләбезнең бөтен мөселманнары һәм барлык мөтәвәллият әгъзаларыньң үтенечләрен канәгатьләндеруегезне сорап калабыз.
Башкарма орган председателе (имза) Яруллин
Председатель ярдәмчесе (имза) Галиев.
23 февраль 1987 г.