Хадиджах-Хажия

Магазин мусульманских товаров оптом

Книги, намазлыки, шамаили, одежда.Оптом и в розницу, в наличии и под заказ.

8(905)312-44-59, Ильдус      8(909)306-35-72,Гумар.   г.Казань
07.10.2013

6. Кабул иту — тапшыру акты

                                                                                       6. Кабул иту — тапшыру акты

Акт

1985   елның 11 март көнендә төзедек бу актны. Казан шәhәpe Мәскәу районы мөселманнары берләшмәсе башкарма органының элекке председателе Габбасов Садрислам Аметсафинович, хәзерге башкарма органы председателе Яруллин Гаптулгаллям Яруллович, председатель ярдәмчесе Галиев Ибрай Галиевич, башкарма орган казначее Тухватуллин Агли Рахматулович, башкарма орган ревизия комиссиясе председа­теле иптәш Габитов Юнус Ахметович, председатель ярдәмче­се Гараев Хамит Гараевич һәм ревизия комиссиясе члены Са­биров Абдри Сабирович катнашында тубәндәге хакта.

Дөреслектә бу көнне Казан шәһәре Мәскәү районы мөсел- маннары берләшмәсе башкарма органы җитәкчеләре арасында эш тапшыру һәм кабул итеп алу эшләре башкарылды: бу эш вакытында тикшереп караулардан сон биш төрдә опись язып түбәндәге мәгълүматлар расланды.

№1. Опись буенча Казан шәһәре Мәскәү районы мөсел- маннары берләшмәсенең 1983 елның 14 ноябреннән алып 1986 елның 1 март көненә кадәр булган барлык акча кереше 165140 сум 35 тиен (бер йөз алтмыш биш мең бер йөз кырык сум) бу- лып шуның эченнән 1983-1984 еллардагы барлык акча кере­ше 102050 сум 45 тиен (бер йөз ике мең илле сум), 1985 елда барлык акча кереме 56329 сум 80 тиен (илле алты мең өч йөз егерме тугыз сум), 1986 елнын 1/1нән алып 1/III көненә кадәр барлык акча кереме 6760 сум 10 тиен (алты мен җиде йөз алт­мыш сум) була.

№2. Опись буенча Казан шәһәре Мәскәу районы мөселманнары берләшмәсенен 1983 елның 19 декабереннән алып 1986  елның 1 март көненә кадэә булган, берәшмә куләмендә тотылган барлык акча чыгымы 21290 сум 51 тиен (егерме бер мең ике йөз туксан сум) булып шуның эченнән 1983-1984 ел ларда тотылган барлык акча чыгымы 9642 сум (тугыз мең алты йөз кырык ике сум). 1985 елда барлык акча чыгымы 10549 сум 76 тиен (ун мең биш йөз кырык тугыз сум), 1986 елның 1/1нән алып 1 март көненә кадәр барлык акча чыгымы 1098 сум 13 тиен була. Барлык акча кереме һәм чыгымы буенча булган барлык документлар тулысынча делода саклана.

№3. Опись буенча теркәләп барлыгы 12 (унике) күрсэәтмә һәм җавап язмалары делода саклана.

№4. Опись буенча теркәлгән барлык материаллар җиһазлар һәм башка әйберләр тулысы белән тапшырыла һәм кабул итеп алына, ә инде саклану түбәндәгечә: 240 (ике йөз кырык) листок (аның размеры 2.40×1.20 метрга булып) оцинковый түбә калае, сүтелгән хәлдә бер агач йорт, калай ящик һәм аның эчендә акча кереме ордерлары охранник Насыбуллин Гаптулла җавапчылыгында, Побежимова урамындагы, №145 йортта саклана. Барлык акча чыгылышы документлары, бер дәнә түгәрәк, кау­чук печать, угловой штампы һәм простой штампы башкарма орган казначее Тухватуллин Агли Рахматулович, Шатура урамы, №68 йортта саклана. Калган барча булган җиһазлар, арендага алынган йортта яки Апрель урамындагы №16 Мусагитов Салях йортында башкарма орган председателе Яруллин Гаптулгаллям Яруллович җавапчылыгында саклана.

№5. Опись буенча теркәлгән барлык акча кереме һәм чыгымы документлары нигезендә, Казан шәһәре Мәскәү районы меселманнары берләшмәсе башкарма органы хисабында 1986 елның 1 март кененә барлык булган акча саклана: 1. Дәүләт банкасының Ленин районы бүлегендә «701302» номерлы агымдагы счётта саклана 132000 сум (бер йөз утыз ике мен сум). Берләшмәнең башкарма органы казначей исеменә, ягъни Тух­ватуллин Агли Рахматулович исемендәге сберкнижкада «8226» счётта 10000 (ун мең) саклана. 1986 елның 1 март көненә берләшмә башкарма органы кассасында саналды: 1849 сум 84 тиен (бер мең дә сигез йөз кырык тугыз сум). Бу актның дөрес булып төзелүен раслап имзалар.

  1. Элекке башкарма орган председателе: (подпись) Габбасов.
  2. Хәзерге башкарма орган председателе: (подпись) Яруллин.
  3. Башкарма органы казначее: (подпись) Тухватуллин.
  4. Ревизия комиссия председателе: (подпись) Габитов.
  5. Ревизия комиссия председателе ярдәмчесе: (подпись) Гараев.
  6. Ревизия комиссия члены: (подпись) Сабиров.
  7. Башкарма орган председателе ярдәмчесе: (подпись) Галиев.