Хадиджах-Хажия

Магазин мусульманских товаров оптом

Книги, намазлыки, шамаили, одежда.Оптом и в розницу, в наличии и под заказ.

8(905)312-44-59, Ильдус      8(909)306-35-72,Гумар.   г.Казань
25.03.2014

“Таян Аллаһка”-”Габдулла Тукай”

“Таян Аллаһка”-”Габдулла Тукай”

 

Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз

яшь бала!

Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син

Аллаһка!

Йа Ходай, күрсәт, дигән, ушбу җиһанда

якты юл;

Ул – рәхимле; әткәң – әнкәңнәнән дә

күп шәфкатьле ул!

Саф әле күңлең синең, һичбер бозык уй

кермәгән,

Пакь телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп

күрмәгән.

Пәкь җаның һәм пакь тәнең -

барлык вөҗүдең пакь синең;

Син фәрештә валчыгысың,

йөзләрен ап-ак синең!

Кыйл дога, ихлас белан тезлән дә

кыйбла каршына;

Бел аны: керсез күңелдән тугъры юл бар

гаршенә!

Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз

яшь бала!

Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син

Аллаһка!