“Туган тел”-”Габдулла Тукай”
И туган тел, и матур тел,
әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм
бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытты ярдәмең берлән
синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым,
кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек
кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне,
Ходам!